Татар теле буенча олимпиадаларга әзерлек

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиада сораулары (2005-2006 уку елы). 9 нчы сыйныф

Тарханова Гүзәлия 12 ğıynwar, 2011 - 19:12

1. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез һәм һәр сүзне антонимы белән алыштырыгыз. (Һәр дөрес җавапка 1 әр балл)

Возвращение из юга –
Хороший сон –
Прощание с прошлым –
Доброе начало –
Добрая мама –

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре (2008/2009 уку елы). 11 нче сыйныф

Тарханова Гүзәлия 6 ğıynwar, 2011 - 16:58

Фонетика

1. Морфологик принципка нигезләнеп язуның дөрес аңлатмасын табыгыз:
а) сүзләр ишетелгәнчә языла;
ә) җанлы сөйләмдә сүзләрдә аваз үзгәрешләре булса да, тамыр һәм кушымчаларның телдә яшәп килгән язылышы саклана;
б) сүзләр элек ничек язылган булса, хәзер дә шулай язылалар;
в) сүзләр кайсы тел аша керсә, шул телдәгечә язылалар.

Bitlär