Мөхәммәдьярның “Төхфәи мәрдан” поэмасында әхлак мәсьәләләре

Мөхәммәдьяр
Тарханова Гүзәлия 5 dekabr', 2009 - 21:34

Кешенең төп үзенчәлеге шунда: ул һәрвакыт үзенең чын асылына кайтырга, үз кыйбласын табарга тели; гомере буе эзләнә, үзеннән соң нинди дә булса эз калдырырга тырыша. Таба, югалта; тормыш кануннарына яраклаша, аңа үзе дә үзгәрешләр кертә. Кеше дөньяда тереклек итү өчен көч-куәт эзли. Яхшылык белән яманлыкка аерылган бу дөньяның төп яшәү кагыйдәләрен кеше үз кыйбласының төп юнәлеше итәргә омтылган. Коръән ата-ананы рәнҗетмәскә, шәфкатьле булырга, үзеңнән көчсезләрне кыерсытмаска, кешеләргә ярдәмчел булырга, саран һәм үчле булмаска, гайбәт сөйләмәскә өйрәтә. Дөрес дип табылган кагыйдәләр кешеләрнең үз ышанычына (безнең мөселман халкы аны “иман” дип атаган) әйләнә барган: әхлакны тудырган. Тормышның нигезендә әхлаклылык ята. Әхлак – иман кешенең яшәеш чорындагы тәртип билгесен күрсәтә, аның барлык күркәм сыйфатларын берләштереп тора.

Кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү, югары әхлак идеалын тудыру татар әдәбиятында әле борынгы чордан ук төп темаларның берсе саналган. Бу бүген дә шулай. Югары әхлак сыйфатларын тәрбияләү мәсьәләсе бүгенге җәмгыять өчен бигрәк тә зарур. Чөнки бөек тарихы булган мәдәниятле, затлы милләтебез бу сыйфатларын югалта бара. Җәмгыятьнең эчкечелек, наркомания, талау, кеше алдау, фахишәлек кебек чирләре тамырыбызга кадәр үтеп кереп, милләтебезне эчтән тарката, аның яшәүгә булган өметен бетерә бара.

Кешеләрдә усаллык, каты күңеллелек кебек сыйфатлар күбәя. Җәмгыятьне яхшы якка үзгәртүдә, халыкның әхлагын саклауда Ислам диненең әһәмияте бик зур. Моның шулай икәнен Урта гасыр чорында яшәгән әдипләребез бик яхшы аңлаганнар: йөрәкләре белән тоеп, Коръән кебек бөек хәзинәбезгә бик еш мөрәҗәгать итеп, әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр. Бу әсәрләр юл күрсәтүче маяк ролен үтиләр. 

VK фикерләре