Солдат бакчасы

Солдат бакчасы
Тарханова Гүзәлия 30 mart, 2015 - 19:05
Ресурс турында: 

Очерк

Сугыш. Бу сүзне ишетүгә, җимерелгән шәһәрләр һәм авыллар; ятим сабыйлар һәм аналар күз алдына килә. Без сугыш турында кинолардан күреп кенә беләбез. Кайчакларда аның турында өлкән яшьтәге әби-бабайлардан да ишетергә туры килә. Әле балалар гына булсак та, без сугыш китергән зыянның, кайгы-хәсрәтнең никадәр зур булуын аңлыйбыз. Кеше каны коюдан да начар нәрсә була алмыйдыр.

Быел илебез Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгуга 70 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнә. Сугыш еллары инде еракта торып калган, тик ул мәңге төзәлмәс яралар калдырган. Бу җәрәхәтләрдән һаман да кан саркып тора кебек, чөнки сугыш кешеләргә мәңгелек җан җәрәхәте ясаган.

Агыйдел буендагы татар-башкорт авылына барып чыккач, сугыш чоры белән бәйле бер вакыйга турында ишетергә туры килде. Сүз бер һәйкәл язмышы турында бара. Һәйкәл таштан да, бронзадан да ясалмаган. Ул гап-гади бер бакча икән. Аңа сугыш башланган елда унбер-унике яшьлек балалар нигез салган булган. Исеме дә авылча гади генә. Солдат бакчасы дип йөртәләр икән. Авыл халкының хәтерендә сакланган бу вакыйгаларны үзгәртмичә, чынбарлыктагыча итеп очерк язасым килде. Мин аны сугыштан кайтмый калган солдатлар рухына багышлыйм.

Berketelgän faylKüläme
Солдат бакчасы [12]70 KB

VK фикерләре