Аналарыгызны рәнҗетмәгез

Аналарыгызны рәнҗетмәгез
Тарханова Гүзәлия 7 iyun', 2013 - 14:17
Ресурс турында: 

Тәрбия сәгатьләре өчен

Ана хакы дигән нәрсә бар. Без моны бала чагыбыздан ук ишетеп үстек. “Ишетсен колагыгыз: анагызга авыр сүз әйтмәгез,” – ди торган иде безнең әбиебез. Кайда ул әнигә авыр сүз әйтү, тавышыбызга канәгатьсезлек төсмерләре дә чыгармый идек. Кычкыру турында әйтмим дә. Гомер буе әнигә каты бәрелмәдек. Аның сүзләре белән килешмәгән очракта да, без моны сиздерми идек. Әниебезнең авыр хезмәтен һәрвакыт җиңеләйтергә тырышып яшәдек. Балачактан ук бер эштән дә авырсынмадык. Бу гел шулай дәвам итте. Әни вафат булгач та, берәр авыр сүз әйтеп хәтерен калдырмадым микән дип, кайта-кайта уйланганым булды. Юк, ямьсез күренешләр хәтеремә төшмәде. Безнең буын кешеләре барысы да шулай уйлыйдыр.

Дөньялар үзгәрәме, әллә тәрбия башкамы, хәзерге балалар арасында анасына тупас итеп эндәшү, кычкыру, аны санламау, ана сүзен шик астына алу кебек ямьсез гадәтләр киң җәелә бара. Без, укытучылар, балаларда үз аналарына хөрмәт тәрбияләргә бурычлы, чөнки, беренче чиратта, без – тәрбиячеләр.

“Оҗмах ананың табан астында,” – диелгән Коръәндә. Бу – раслау таләп итми торган сүзләр. Дөрес, кечкенә яшьтәге балаларга аның мәгънәсен аңлатырга кирәк. Сабый чактан ук ана кадерен белгән бала үсеп җиткәч тә игелекле булып калачак. Ана хакын хаклап яшәмәгән ул һәм кызның киләчәктә ни җәмгыятьтә, ни шәхси тормышларында кадерләре булмас.

Ананы һич тә рәнҗетергә ярамый. Ана рәнҗеше балага төшә. Дөрес, ана кеше үз баласына рәнҗергә тырышмый, ләкин барыбер аның күңелендә җәрәхәтле төер кала. Үпкәсен сиздермәсә дә, баласының тупаслыгын адым саен тоеп торган ана күңелендәге бу җәрәхәт ике арада үтеп чыга алмаслык упкын хасил итәргә мөмкин.

Ана үтенечен үтәргә тырышырга кирәк. Ул синең намус бурычың. Ана үтенече тормыш вак-төякләреннән өстен куелырга тиеш. Шуны аңлаган кеше генә кылган гамәле өчен соңыннан үкенү хисләре кичермәячәк.

 Баланың алдагы тормышында ананың фатихасы зур роль уйный. Ана фатихасын алмаган баланың тормышы да адәм рәтле була алмый. Киресенчә, ана фатихасы, аның изге теләкләре, шәфкатьле уйлары баланы мең бәладән, хәтта үлемнән дә саклап калырга сәләтле.

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыяте” балаларга тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйный торган әсәр. Аны өйрәнгәннән соң, “Мусаның җәннәттәге юлдашы” исемле тагын бер гыйбрәтле хикәяне укып чыгарга тәкъдим итәм.

“Муса пәйгамбәр Тур тавында “Йа Раббым! Беләсем килә, җәннәттә юлдашым, аркадашым вә күршем кем икән?” – дип, Аллаһтан үтенеп сорый.

Аллаһы Тәгалә: “Йә Муса! Фәлән өлкәдәге авылларның берсендә бер-егет яши. Шул сине җәннәт аркадашың,” – дип җавап бирә.

Муса пәйгамбәр бу авылны эзләп таба, андагы... егет белән таныша. Егет мосафирны өенә чакырып, ашарга әзерли. Ашар алдыннан диварга эленеп куелган бишектән олы яшьтәге әбине күтәреп ала. Ул бөкрәйгән, башы тезләренә салынып төшкән, иякләре күкрәгенә кысылган әбине ашатып-эчертеп, тазартып, төреп яңадан бишеккә салып куя. Ашаткан арада әби, иреннәрен кыймылдатып, ниләрдер сөйләнә.

Хәзрәте Муса:

- Улым, бу карт хатын синең кемең? – дип сорый.

- Бу миңа мәрхәмәт итүче сөекле әнием. Торып утырырга, ашап-эчәргә көче юк...

Хәзрәте Муса:

- Ә нигә аны бишеккә салып, диварга асып куясың? – дип сорый.

Егет:

- Әүвәл әнием сәкедә ята иде. Беркөн мин өйдә юк чакта, идәнгә егылып төшеп, тәннәрен күгәрткән. Хәзер инде, тагын берәр зарар килмәсен дип, бишеккә салып куям, – ди.

Хәзрәте Муса:

- Улың анаңа хезмәт иткәндә, ул иреннәрен кыймылдатып, нәрсәдер әйтте. Шөбһәсез ки, ул синең кылган хезмәтләреңнән разый булып, дога укыды,  – дип белдерә.

Егет:

- Нәрсә диде? – дип кызыксына.

- Йа Рабби, мин улымнан бик канәгать, бик разыймын, Син дә разый бул. Йа Рабби, шаһит бул, мин аналык хакымны, имезгән сөтемне балама хәләл иттем. Йа Рабби! Минем улымны җәннәт аланында пәйгамбәребез Мусаның дусты ит, юлдашы әйлә, – дип дога кылды. – Мин Муса Кәлимуллаһ, Тур тавыннан киләмен, мине синең яныңа Хак Тәгалә җибәрде... Анаңа кылган хезмәтләрең өчен сиңа рәхмәтләр булсын, аның догасы аркасында Раббыбыз Аллаһ безләрне җәннәт аркадашы, юлдашы вә күршесе итте. (Хикәя “Шәһри Казан”нан, 2013 елның 6 июнь саныннан алынды.)

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: гел бер урынга тама-тама, тамчы да ташны тишә, диләр. Без дә аналарга хөрмәт күрсәтү кирәклеге турында даими сөйләп торсак, үз максатыбызга ирешербез, дип уйлыйм.

VK фикерләре