Гаделлекне гаделсезлеккә каршы куеп

Гаделлекне гаделсезлеккә каршы куеп
Тарханова Гүзәлия 4 mart, 2013 - 14:28
Ресурс турында: 
ЕГЭ тестларының бер вариантында бирелгән С эшенә җавап үрнәге.

Намус белән гаделлек төшенчәсе янәшә яшиләр. Гадел юл белән табылган уңышлар гына бәхет китерә. Намуслы кеше башкалар өлешенә кермәс.

Бу өзектә гаделсезлек кылу аркасында башка кешене рәнҗетү һәм моның начар гамәл булуы турындагы проблема күтәрелгән. Чаңгы ярышы вакытында Мидхәт исемле малайның үзеннән кече Мөнипкә ярдәм итмәве – зур гаделсезлек. Ярышка ныклап әзерләнгән Мөнипнең җиңәчәгенә берәү дә шикләнми. Мидхәтнең гадел булмаган юл белән беренчелекне алуы Мөнипне һәм аның дусларын нык рәнҗетә. Автор Р. Кәрами, бер яктан, Мөнипнең тырышлыгын югары бәяләсә, икенче яктан, Мөнипкә “астыртын гына карап” алучы Мидхәтнең бу адымын хупламый, киресенчә, гаделсезлеккә каршы чыгучы Сөббух аша Мидхәт кылган гамәлнең дөрес булмавын белдерә. Шулай итеп, гаделсезлеккә каршы вакытында көрәшкәндә, гаделлекнең җиңеп чыга алуына ышандыра. Әсәрнең тәрбияви кыйммәте әнә шунда. ...

VK фикерләре