Әлифбаны озату

Әлифбаны озату
Тарханова Гүзәлия 15 aprel', 2012 - 13:55
Ресурс турында: 

Безнең гимназиядә саф татар төркемнәре юк, сыйныф урталай бүленеп, ике төркемдә дә рус-татар балалары аралашкан, шуңа күрә «Әлифбаны озату» бәйрәме дә җыелма төркемгә исәпләнеп үткәрелде. (Рәсем http://zam-far.ucoz.ru сайтыннан алынды)

Укытучы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укучылар. Без бүген зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген безнең укучыларыбыз үзләре яратып укыган беренче дәреслек – “Әлифба” белән саубуллашалар. Балалар, сезне “Әлифба” китабы укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер “Әлифба” белән саубуллашыр вакыт җитте.

Әлифба белән Уку китабы йөгереп керәләр.

Әлифба. Уф, бәйрәмгә соңга калдык, дип торам. Уку, бүген беренчеләр зур бәйрәмгә җыелдылар. Алар минем белән саубуллашалар. Аннан соң синең белән танышырлар.

Berketelgän faylKüläme
Әлифбаны озату [10]53.5 KB

VK фикерләре