БДИга әзерләнү өчен сораулар. 8-9 нчы сыйныф

Тарханова Гүзәлия 26 mart, 2012 - 17:36

1. [э] авазы...
1) урта күтәрелешле, иренләшмәгән, озын, алгы рәт сузыгы;
2) урта күтәрелешле, иренләшмәгән, озын, арткы рәт сузыгы;
3) урта күтәрелешле, иренләшкән алгы рәт сузыгы;
4) түбән күтәрелешле, иренләшмәгән алгы рәт сузыгы.

2. [в] авазы...
1) шаулы, өрелмәле, яңгырау, тел-теш авазы, [с] тартыгының яңгырау пары;
2) шаулы, өрелмәле, яңгырау, ирен-теш авазы, [ф] тартыгының яңгырау пары;
3) шаулы, өрелмәле, саңгырау, тел-теш авазы, [җ] тартыгының саңгырау пары;
4) шаулы, өрелмәле, саңгырау, тел алды, тел-аңкау авазы, яңгырау пары юк.

VK фикерләре