IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестын үткәрү материалларының II бүлеге буенча сочинение язу үрнәге

Күке
Тарханова Гүзәлия 25 fevral’, 2017 - 19:41
Ресурс турында: 
Хөрмәтле укучылар! Рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестын үткәрү материалларының II бүлеге буенча сочинение язу үрнәген тәкъдим итәбез. Текст 2017 елда үтәчәк БРТның демоверсия материалларыннан алынды.    

Хәтерсез Күке

(1) Урман тып-тын иде. (2) Бары тик күкеләр генә, әле бер агач башына, әле икенчесенә күчеп: «Күк-кү! Күк-кү!» — диләр. (3) Шунда мин иң матур, иң төз, иң биек каен башына кунган Күке янына килдем дә:

— Әй Күке, ни өчен болай моңаясың? (4) Әйтергә яраса, миңа сереңне әйт әле.

(5) Минем тавышымны ишетеп, Күке кычкыруыннан туктады да канаты белән күз яшьләрен сыпырып алды. (6) Аннары болай диде:

— Эчем тулы сагыш бит минем. (7) Сез, кешеләр, безнең сагышны аңламыйсыз. (8) Безне башка кошлар оясына күкәй салган өчен гаеплисез, балаларын үстерергә яратмый, дисез. (9) Йә, кем инде үз баласын яратмасын?

(10) — Алайса, нигә соң чит кошларның ояларына күкәй саласыз? — дидем мин.

(11) — Хәтерсезлектән бу. (12) Үз оябызны таба алмыйбыз. (13) Әле анда сугылабыз, әле монда бәреләбез. (14) Бөтен урманны бетереп, оябызны эзлибез, арып-талып бетәбез, — дип көрсенде Күке.

(15) Без: «Күк-кү! Күк-кү!» — дип, көннәр буе үзебезнең балаларыбызны чакырабыз. (16) Тавышыбызны бер ишетмәсәләр, икенче ишетеп, яныбызга килерләр, дибез. (17) Безнең дә үз балаларыбыз турында кайгыртасыбыз, аларның үскәннәрен, канат ныгытканнарын күреп сөенәсебез килә. (18) Үз балаң турында кайгыртудан да ләззәтлерәк мәшәкать бармыни дөньяда!

(19) Шулай диде дә Күке очып китте. (20) Озакламый ул икенче агачка кунып кычкыра башлады: «Күк-кү! Күк-кү!». (21) Мин озак кына аның тавышын тыңлап тордым. (22) Күңелгә әллә нинди сагыш <…> моң тулды.

(Ф. Яруллиннан*)

 

II бүлекнең биреме

11.1. Үз балаң турында кайгыртудан да ләззәтлерәк мәшәкать бармыни дөньяда!

Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

11.2. АТА-АНА КАЙГЫРТУЫ сүзен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, «Ата-ана кайгыртуы» дигән темага сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

11.1 нче соравы буенча сочинение үрнәге

Үз балаң турында кайгыртудан да ләззәтлерәк мәшәкать бармыни дөньяда!

Автор бу проблеманы күке мисалында күтәреп чыга. Тексттан күренгәнчә, күке беркайчан да үз балаларын тәрбияли алмаячак, шулай да ул үз балалары белән очрашуга өметләнә, аларны тәрбияләү хыялы белән яши. 16 нчы һәм 17 нче җөмләләрдә шул турыда сөйләнә. Автор бу мисалы белән кешеләрне кисәтергә тели.

Мин аның белән килешәм. Кайбер әниләр, күке сыман, балаларын тугач ук ташлап калдыралар, бала карау мәшәкатеннән котылырга телиләр. Алар үз балаларының үскәнен дә, ничек яшәгәннәрен дә белмиләр. Иң мөһиме: мондый “күке” аналарның күбесе, вакытлар узгач, балаларын кире кайтарырга телиләр. Балаларын назларга, бергәләп уйнарга, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга хыялланалар. Бала сөймичә яшәгән гомерләре өчен үкенәләр, үзләренең хата ясауларын аңлыйлар, тик инде эш узган була.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: һәр ана үз баласын үзе үстерергә тиеш. Баласының терәге һәм таянычы булган, аны тәрбияләп үстергән ананың картлыгы да бәхетле булачак. 

VK фикерләре