ӘНИЕМӘ ИҢ МАТУР СҮЗ, ИҢ ТАТЛЫ СҮЗ

Әниемә иң матур сүз, иң татлы сүз
Тарханова Гүзәлия 26 may, 2009 - 18:33

Залда әти-әниләр, әбиләр. Сәхнәгә ике алып баручы чыга. Берсе – кыз, икенчесе – малай. 

I алып баручы.
Хәерле кич, хөрмәтле әниләр һәм әбиләр!
II алып баручы.
Исәнмесез, якын дусларым!
I алып баручы.
Әниләребез, әбиләребез һәм сеңелләребез! Сезне язгы бәйрәмегез 8 Март белән кайнар котлыйбыз!
II алып баручы.
Кояш көлә, мин елмаям,
8 Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
I алып баручы.
Хөрмәтле әниләребез, кадерле кунакларыбыз! Хәзер сезнең каршыгызда "Зирәкләр һәм кыюлар" клубының "Йолдыз" һәм "Чулпан" командалары чыгыш ясар.

II алып баручы.
Рәхим итегез, дуслар!
("Йолдыз" һәм "Чулпан" командалары урыннарын алалар)
Беренче бирем: командалар шигъри һәм җыр юллары белән берсен-берсе сәламлиләр.
 

Berketelgän faylKüläme
ӘНИЕМӘ ИҢ МАТУР СҮЗ, ИҢ ТАТЛЫ СҮЗ [1996]41.5 KB

VK фикерләре