Баллы торт

Баллы торт
Гөлназ 14 avgust, 2011 - 20:22

Баллы (медовый) тортның күп төрлеләрен ашап караган бар, әмма әлеге рецепт буенча үзем пешергәне барысыннан да тәмлерәк тоела. Сусыл, бик баллы да булмаган туклыклы бу ризык сезгә дә ошар дип уйлыйм.

3 йомыркага 1 стакан (180 г) шикәр комы салып тугларга кирәк. Аерым кечкенә савытта 2 аш кашыгы балга 1 чәй калагы сода салып яхшылап болгатасы. Бал нинди булса да ак төскә керә. Ике массаны кушып болгаткач, 200 г акмай яки маргаринны эретеп өстисе. 3-3,5 стакан он кушып бик куе булмаган камыр барлыкка килергә тиеш. Әйтергә кирәк: камыр сыек сыман тоелачак, әмма 20-30 минут суыткычта тоткач, кулга алып әвәләрлек хәлгә киләчәк. Барлыкка килгән массаны 8-9 өлешкә бүлеп пешерәм. Камырын пешерәсе калайга 3-4 мм калынлыкта, хәтта үтә күренмәле итеп кул белән генә җәям. Тигез пешсен өчен чәнечке белән тишкәләп чыгам. Йөзе килгәнче пешереп аласы. Камырыгыз суыткычта торсын. Коржиклар бераз суынгач, крем буяп, бизәп, суыткычка куегыз. 2-3 сәгатьтән әзер була. Мин өстенә мәк сибәргә яратам.

Кремы да бик җайлы: ярты литр куе сметанага ярты стакан шикәр комы салып яхшылап күпертәсе.

Баллырак яратучылар бер-ике катламга берәр төрле джем яки куе кайнатма сала ала. Тәмле булсын!

 

VK фикерләре