Татар композиторлары турында кереш лекция

Салих Сәйдәшев
Тарханова Гүзәлия 19 iyun', 2011 - 15:32
Ресурс турында: 

Әдәбият дәресләре киметелү сәбәпле, татар халкының музыка сәнгатен өйрәнүгә дә вакыт аз бирелә, шуңа күрә төрле композиторлар турындагы материалларны туплап, бер кереш дәрестә өйрәнү уңайлырак. Музыкальәсәрләрне һәм төрле җырларны икенче дәрестә тыңлатып була. Ул дәресне “Мелодияне танып бел” уены рәвешендә үткәрергә мөмкин. Бу, беренчедән, өйрәнелгән материалны хәтердә калдырырга ярдәм итсә, икенчедән, татар музыка сәнгате белән кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә. Бу язмада татар музыкасы үсешенә нигез салучылар хакында кыскача мәгълүмат бирелде.

Максатлар: 1. Татар классик музыкасы вәкилләре белән таныштыру. 2. Композиторларның иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү. 3. Татар музыка сәнгате белән кызыксыну уяту һәм ихтирам уяту (2 нче дәреснең төп максаты да шул).

Куллану өчен материалларны һәр кеше темага шәхси якын килеп туплый ала, портретлар, видео һәм аудио язмалар, истәлекләр.

Татар музыка сәнгатенең башында З. Яруллин тора.

Заһидулла Яруллин (1888-1964) –атаклы композиторлар династиясенә (аның уллары Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар икесе дә композиторлар) нигез салган кеше. Ул музыка тарихына 1913 елда иҗат иткән атаклы “Тукай маршы” белән кереп калган.

VK фикерләре