Тәрбиялелек бәласе

Тәрбиялелек бәласе
Тарханова Гүзәлия 27 mart, 2011 - 17:46

Бездә, җәмәгать, тәрбия дигән нәрсә җитеп бетми. Менә мин үзем – бик тә тәрбияле кеше, шуңа күрә тәрбиясезлек күрсәм, җен ачуларым чыга. Соңгы вакытларда шәһәр транспортында күбәйде ул тәрбиясез бәндәләр. Олы кешегә урын бирмәс өчен, ни генә кыланмыйлар алар. Кайберләре, күз йомып, мәрткә китеп утыралар. Икенчеләре исә колакларына наушникларын элеп куя да телефоннары белән уйный башлый, таш яуса да ишетми, янәсе. Өченчеләре тәрәзәгә карап ката, бик тырышып, шәһәр архитектурасын күзәтә, я булмаса, мең дә беренче кат күргән пейзажга мөкиббән китеп утыра. Әби-чәбиләр, автобус сөрлегеп киткән саен, кая тотынырга белмичә, бер ярдан икенче ярга бәргәләнгән дулкын сыман чайкалып баралар, ә урын бирергә әзер торучы юк. Беркөнне автобуска кереп, җайлап кына утырдым да тирә-яктагыларны күзәтә башладым. Ап-ак чәчле бер әби, инерция законын санга сукмыйча, шактый зур тизлек белән тәгәрәп килеп, минем янда утырган чибәр туташның итәгенә килеп ауды. Урын бирделәр дип уйлады, ахры, мескенкәем, кузгалырга уйламый әле. Кыз бөтен сүз байлыгын туплап: “Ты чё, бабуся, держаться надо, тут же люди едут,” – дип ризасызлыгын белдерде дә әбине итәгеннән кагып төшерде. Карчык гафу үтенеп маташканда, автобус тагын бер калтыранып куйды. Әби икенче якка тәгәрәде. Юк, моңа тыныч кына карап утырырга ярамый, җитте. Тиз арада тәрбия эшләрен башларга кирәк, югыйсә кайчан да булса картлык килеп, тьфү-тьфү, үзебезгә дә шушы әбиләр хәлендә калырга туры килмәгәе. Шундый уйлар белән, бер-берсенә ябыштырып куелган сыман тоелган гәүдәләрне җиңел генә аралап, автобустан төшеп калдым.

Иртәгесен тукталышта озак торырга туры килмәде. Ярты сәгать тә үтмәде, ерактан кызыл автобусның килүе күренде. Автобусны көтүчеләр арасында кемнәр генә юк. Менә кулына зур гына төенчек тоткан бер әби яфрак төсле калтыранып тора. Автобус көтеп арыгандыр инде, аякларында басып торырлык та хәле калмаган. Аның янында чиләк-кисмәкләр тоткан юантык гәүдәле авыл апае. Шәһәр уртасында көянтә-чиләкләр күтәреп нишләп йөри торгандыр? Читтәрәк ике ханым, көлешә-көлешә, кемнеңдер гайбәтен саталар. Яннарында басып торучы бер кыз бала аларның һәр сүзен хәтеренә уеп бара. Кирәге чыгуы бар.

Менә автобус якынлашты. Халык дулкыны алга ыргылды. Кемнеңдер аягына бастылар, ахры, аты-юлы белән сүгенеп куйды. Ике егет арасына ничек килеп кергәндер, алар уртасында кысылып калган теге әби якынаеп килүче автобуска таба очып бара иде. Якында гына җиргә тәгәрәп төшкән чиләк тавышлары ишетелде дә айнып киткәндәй булдым. Ярый, кеше күзәтеп торсаң, автобуска утыра да алмассың, дим үз-үземә, бу сиңа Япония түгел. Әнә анда берсен-берсе хөрмәт иткән кешеләр, үлем куркынычы янап торганда да, сабыр гына, этешми-төртешми генә чиратлары җитүен көтеп торалар. Көтәр безнең халык көтмини, башыңны эләктереп алып китәргә дә күп сорамаслар. Япон тәрбиясе турында сөйли башласаң: “Таптың чагыштырыр халык, алар бит, роботлар ясый-ясый, үзләре дә күптән роботка әйләнгәннәр,” – дип, авызыңны бик тиз томалап куярлар. Тукта, миңа алданрак кереп, тәртип урнаштырмый булмас, ахры. Терсәкләрне эшкә җиктем. Юлымда аркылы торганнарны төрткәли-төрткәли, автобус ишеге янына килеп тә җиттем. Иң элек ишектән керергә азапланган әбине күтәреп читкәрәк куйдым. Көянтә-чиләкләре белән алга ыргылган авыл абыстае белән дә эшне тиз тоттым: төптән юан чыккан биленнән тотып та өлгермәдем, кытыгы килде, ахрысы, туп сыман үзе бер читкә, чиләкләре икенче якка тәгәрәшеп калдылар. Көч-куәт бар, җилкә ныклы, Аллага шөкер, миндәйләргә каршы тору файдасыз шул. Җайлап кына ишектән кереп, уңайлырак урынга барып утырдым. Ниһаять, берәм-берәм башкалар да кереп бетте.

Менә хәзер тәрбия эшен башласаң да ярый. Тукта, теге әбигә урын җитмәгән ич. Бер кулы белән урындык аркасына тотынган да керә алуына сөенеп басып тора. “Бабай, бабай, сиңа әйтәм, яныңда чайкалып барган әбине күрмисеңмени? Урын бир. Шушы яшькә җитеп, хатын-кызга хөрмәт күрсәтергә кирәклеген дә белмисеңме әллә? Менә сиңа джентльмен!” – дидем мин, сүзләрнең үтемлерәген сайларга тырышып. Ап-ак сакаллы бабай шунда гына әбине күргән сыман кыланып: “Күрми торам ич, зинһар, утырыгыз,” – дия-дия, авырлык белән генә урыныннан торды, әби аның тәгәрәп төшкән таягын алып бирде дә, рәхмәт әйтеп, бушаган урынга җайлап кына менеп кунаклады. Менә хәзер күңел тынычланды, иркенләбрәк утырсаң да ярый. Чү, салонның алгы ягында кемнәрдер тарткалаша түгелме соң? Өч яшьләр тирәсендәге баласын җитәкләгән бер яшь ханым чиләк-көянтәле апайдан урын даулапмы-даулый. Тегесе алдагы ике урынның берсенә тыгыз гәүдәсен урнаштырган, ә янына буш чиләкләрен куйган булып чыкты. Күрше якта утырган бер апай аңа, чиләкләрен алып куеп, балалы ананы утыртырга кушып маташа. Минем ачу чыкты бит. “Кая куйсын ул чиләкләрен, башына капласынмыни?” – дим. Тыгыз тәнле апай, тирән рәхмәтен белдерептер инде, миңа карап, авызындагы барлык алтын тешләрен күрсәтеп елмайды. Башкалар да, бер сүз дә әйтмичә, минем якка сәер генә карап куйдылар. Күрәм: тәрбия эшеннән канәгать алар, кычкырып әйтергә тыйнаклыклары гына комачаулый. Менә ич, бәхет өчен күп кирәкмени? Ярый, балалы хатын мәсьәләсе дә чишелде. Алда утырган олы яшьтәге бер апай баланы алдына утыртты. Автобуста тынлык урнашты. Башка тәрбиясез бәндә күренми. Мин, тынычланып, үз эшемнән олы канәгатьлек хисе кичереп, киерелебрәк утырдым.

Тәрбия эше җиңел түгел шул, әмма игелекле. Бүген күпме кеше сабак алды, алар моны тиз генә онытмаслар. Уйларымны бүлдереп: “Киләсе тукталыш – Зирекле авылы, ” – дип белдерде шофёр. Тукта әле, нинди Зирекле, мин бит анда бармыйм. Автобус килеп туктады, кешеләр төшә башладылар. Мин дә төшеп калдым. Менә, җәмәгать, кеше тәрбиялим дип йөреп, автобусны бутаганмын бит. Ярый, берәрсе туктар әле, туктамаса, җәяү кайтып җитәрмен. Кәеф төште төшүен, аның каравы күпме игелекле эш эшләнде бүген. Иртәгә үзем утырып йөри торган автобустагыларны тәрбияләргә булыр. Шунсыз булмый, югыйсә бигрәк азына башладылар.

Berketelgän faylKüläme
Тәрбиялелек бәласе [0]39 KB

VK фикерләре