Үкенү

Миләш
Тарханова Гүзәлия 20 mart, 2010 - 15:06
Ресурс турында: 

70 нче елларда вакытсыз вафат булган укытучым Зөбәрҗәт апага багышлана.

Көтмәгәндә Галим исеменә авылдан телеграмма килеп төште. Әнкәсенең ут күршесе Хәдичәттәйдән иде ул. Ике генә сүздән торган бу телеграмманы кулына алуга, егет бермәлгә тораташтай катып калды. Сөекле әнисенең вафат булуы турында язылган иде анда. Бу хәбәргә ышанырга теләмәгәндәй, Галим кулындагы кәгазь кисәген шытырдатып йомарлады. Андагы утлы сүзләр хәнҗәр сыман йөрәгенә кадалгандай тоелды. Иң газиз кешесен югалту ачысыннан ул ыңгырашып куйды. Малай чакта да күз яшьләрен күрсәтмәгән Галимнең яңаклары буйлап ике бөртек яшь тәгәрәп төште. “Әнкәй, әнекәем, нигә дип бу якты дөньяларны вакытсыз калдырып киттең? Ник дип улыңның кайтканын да көтмәдең? Мин бит әле сиңа вәгъдә иткән рәхәт тормышны күрсәтергә дә өлгермәдем,” – дип пышылдады аның иреннәре.

Шул хәлендә күпме басып торгандыр – ул аны сизмәде, тик күңеленең бер читендә уяу калган күзәнәкләре аңа: “Ашык, тизрәк әниең янына кайт.” – дияләр сыман иде.

Тәүлек дигәндә Себердән авылына кайтып та төште. Еракка китүе дә әллә ничегрәк булды аның. Авылларында эшләгән нефтьчеләрнең эшенә мөкиббән китте шул. Әнисенең аны үз янында калдырырга теләвен сизсә дә, күңеле белән ул нефтьчеләр һөнәренә тартылды. Укып бетерүгә, Галим Себердә нефть чыгаручы бер оешмада бригадир ярдәмчесе булып эшли башлады. Эшли башлавына инде ике ел чамасы. Бер ел элек әнисе янына кайтып килгән иде. Ул чагында ул-бу сизелмәде, әнисе белән дә еш кына хат алышып тордылар. Бераз аякка баскач, нияте, туган якларына кайтып, нефть чыгаручы берәр оешмага эшкә урнашу иде. Бүген исә ул газиз анасы янына кайта, аның белән соңгы кабат саубуллашырга ашыга. ...
 

Berketelgän faylKüläme
Үкенү [662]49.5 KB

VK фикерләре