Татар әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерлек

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы биремнәре (2007/2008 уку елы). 9 нчы сыйныф

Тарханова Гүзәлия 14 ğıynwar, 2011 - 18:29

I блок. Әдәбият теориясе.

1. Хикәя нинди була?
А) Җыйнак..........................................................................................
Б) Күләмле..........................................................................................
В) Бер вакыйганы тасвирлаучы әсәр...............................................

Рус мәктәбендә татар әдәбияты. Олимпиада - 2009. 9 нчы сыйныф

Тарханова Гүзәлия 12 ğıynwar, 2011 - 18:54

I. Әдәбият теориясе.

1.1. Очерк жанры нинди үзенчәлекләргә ия?
А) Документальлек
Б) Уйдырмалык
В) Уңай герой
Г) Образлылык
Д) Актуальлек
Е) Фараз итү
Ж) Локальлек
З) Конкретлык

Рус мәктәбендә татар әдәбияты. Олимпиада - 2009. 10 нчы сыйныф

Тарханова Гүзәлия 5 ğıynwar, 2011 - 20:52

I блок. Әдәбият теориясе.

1.1. Хикмәт нинди жанр? Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты чорында хикмәт иҗат итүчеләрне атагыз.

1.2.  Дастан жанрына билгеләмә бирегез, берничә мисал китерегез. ...

“Сүнгән йолдызлар” драмасын яңача анализлау

Тарханова Гүзәлия 18 dekabr', 2010 - 15:16

Сүнгән йолдызларЯр Чаллы Өзлексез педагогик белем бирү институтының өлкән укытучысы Сафина Зөлфирә Миңнәхмәт кызының әдәби әсәрләрне яңача анализлау турындагы кайбер фикерләрен “Сүнгән йолдызлар” драмасы буенча дәрес планы төзү өчен тәкъдим итәм.

Тема: К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын яңача анализлау.

Максат: Драманы анализлау: әсәрнең төп проблемаларына, образлар системасына бәя бирергә өйрәтү; әсәрнең кыйммәтен, авторның идеясен аңлату.

Әдәбият теориясе буенча өйрәнелә торган термин-төшенчәләргә аңлатма (А.Г. Яхин системасы буенча)

Тарханова Гүзәлия 5 sentyabr', 2010 - 20:07

5 нче сыйныф

Чагыштыру – нинди дә булса әйбергә (образга, геройга һ.6.) бәя бирү өчен, башка әйбер (образ, герой һ.б.) белән чагыштыру.
Каршылык – әйбернең үз-үзенә карата каршылыкта торуы (кыска да, озын да; яхшы да, начар да).
Сыйфат – әйбернең озынлыгы, төсе, яхшылыгы, көчлелеге һ.б.
Сыйфат дәрәҗәсе – сыйфатның төрле куәтлектә булуы.
Кабатлау – бер эчтәлектәге әйберләрнең күплеге.
Мәгънә – әйбернең, күренешнең безгә кирәк ягы.
Гомумиләштерү – вакыйгаларның уртак ягын табып, бар вакыйгаларны җыеп торучы исем бирү.
Идея – авторның шулай булсын иде (яки булмасын иде) дигән теләге. Әсәрнең төп фикере. ...

Татар әдәбияты буенча олимпиадага әзерләнү өчен терәк сораулар (9-11 нче сыйныфлар)

Тарханова Гүзәлия 5 avgust, 2010 - 18:58

Укучылар!

Тәкъдим ителгән сораулар күп еллар дәвамында республика олимпиадаларында чагылыш тапты. Алар Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе белгечләре тарафыннан системага салынды.

Bitlär