Татар әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану тәҗрибәсе

Балалар
Тарханова Гүзәлия 19 iyun', 2014 - 14:22

Җәмгыять алга барган саен, белем бирү системасында да үзгәрешләр арта бара. Бүгенге көн укытучысы һәр яклап тирән белемле һәм профессиональ компетенцияле, киң мәгълүматлы булганда гына, заманга лаеклы, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы шәхес тәрбияли ала.

Мәктәп алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белемнәр, күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Мөстәкыйль шәхес тәрбияләүдә әдәбият дәресләре иң алдынгы позициядә тора. Укучы әсәрне объектив һәм субъектив бәяләргә, үз фикерен төрле дәлилләр кулланып расларга, геройларның эш-хәрәкәтләренә мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Бу күнекмәләр, нигездә, әдәби әсәр һәм төрле текстлар анализлау процессында үстерелә.

Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенә – критик фикерләү технологиясенә күзәтү ясыйк.

VK фикерләре