Гыйнвар салаты

Җимешле чөгендер салаты
Тарханова Гүзәлия 5 avgust, 2011 - 21:31

1 банка яшел борчак, 400 г кәбестә, уртача зурлыктагы 1 баш суган (тәменә карап бераз арттырырга була), 100 г ысланган колбаса, 1 пешкән йомырка, майонез, яшел тәмләткечләр һәм бераз тоз белән уксус, әз генә шикәр комы (кәбестәне уып салу өчен) кирәк булачак.

Суганны, колбасаны вак шакмаклап турыйбыз. Кәбестәне озынча итеп турап, шикәр комы, тоз, уксус өстәп уабыз, яшел борчак һәм йомырка өстәп, майонез белән болгатабыз. Яшел тәмләткечләр белән бизибез.

VK фикерләре