Әдәби геройга характеристика бирү үрнәге

Әдәби әсәр
Тарханова Гүзәлия 1 noyabr', 2014 - 19:29

1. Төп геройның башка персонажлар арасында тоткан урынын билгеләү.
2. Килеп чыккан конфликтлы ситуациядә аның катнашу дәрәҗәсе һәм роле.

3. Геройның прототиплары булу-булмавы турында. (Мәсәлән, Фәнис Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” повестендагы Фәнияр образы аша үз тормышын яктырткан).
4. Әдәби герой исеменә бәя бирү, чөнки Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Туфан Миңнуллин кебек авторларның әдәби геройга исем сайлаганда, аңа зур әһәмият бирүләре билгеле. Бу авторлар өчен исем җисемне (геройның кемлеген) билгеләүче төп факторларның берсе булып торган.

5. Геройның портреты. Аның тышкы кыяфәтенә башка персонажлар тарафыннан нинди бәя бирелүгә дә игътибар итү.
6. Сөйләменә бәя бирү.

7. Геройны чолгап алган көнкүрешкә, кием-салымына, яшәү урынына, тормыш шартларына бәя бирү.
8. Гаиләдә алган тәрбиясе, геройның шөгыле белән танышу.

9. Герой характерының үзенчәлекләре һәм сюжет барышында аның нинди үзгәрешләр кичерүен бәяләү.
10. Әдәби герой тәртибенең һәм кылган гамәлләренең мотивына игътибар итү.

11. Авторның турыдан-туры геройга биргән бәясе.
12. Әсәр героен башка персонажлар һәм икенче автор әсәрләрендәге геройлар белән чагыштырып карау.
13. Аңа үз замандашлары биргән бәя.

14. Герой характерына хас булган типик һәм индивидуаль үзенчәлекләргә бәя бирү.
15. Әсәр героена карата сезнең мөнәсәбәтегез.

VK фикерләре