Яңа өйрәнелә торган белемнәрне ничек җиңел генә истә калдырырга?

Яңа өйрәнелә торган белемнәрне җиңел генә истә калдыру
Тарханова Гүзәлия 18 sentyabr', 2014 - 21:37

Яңа һөнәр үзләштерү һәм яңа әйберләр белү – бик күңелле процесс. Әмма кайберәүләр өчен яңа мәгълүмат үзләштерү бик катлаулы. Нәрсәне дә булса истә калдыру махсус күнекмәләр сорый. Яңа өйрәнелә торган белемнәрне ничек җиңел генә истә калдырырга соң?

Әгәр нәрсә дә булса өйрәнергә телисез икән, ул вакытта иң элек үзегез өчен ике төр әйберне алдан ачыклагыз:

1) төгәл нәрсә өйрәнергә телисез (математика, тарих яисә программалау);
2) баш миебездә уку процессы ни рәвешле оешкан.

– Беренчесен ачыклау белән авырлыклар юк, моны ата-аналар да, укытучылар да яхшы беләләр, - ди язучы Энни Мерфи Пол. – Безгә конкрет мәгълүмат – исемнәр, даталар, саннар, фактлар турында сөйләшергә уңайлы. Әмма өйрәнү процессы өчен без тәкъдим итә торган ысул күпкә әйбәтрәк уйланылган.

Сент-Луистагы Вашингтон университеты психологлары һәм “Сделать это автоматическим: наука успешного изучения” китабының соавторлары Генри Родигер һәм Марк МакДаниэль  әйтүенчә, уку процессы үз эченә теорияне, белемнәрне һәм интуицияне берләштерә.

Әйдәгез реаль эшли торган стратегияләр белән танышып чыгыйк.

1. Хәтерне яхшырту өчен искә төшерү күнегүләрен башкарыгыз

Барыннан да алда эффектив белем алуның җитәрлек дәрәҗәдә кыен икәнен билгеләп үтик. Родигер һәм МакДаниэль штанга белән үрнәк китерәләр: иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, мөмкинлекләр чигендә шөгыльләнергә кирәк. Яхшырак истә калдырырга өйрәнү өчен, иң алдан хәтерне әйбәтләп ныгытырга кирәк.

Моның өчен үзегездән фактларны искә төшерүне таләп итегез. Монда сезгә ярдәмгә карточкалар килә ала (мәсәлән, таныш булмаган сүзләрне истә калдыру өчен кулланыла торган карточкалар).

2. Үзләштерү җиңеллеге белән мавыкмагыз

Гел дә гади мәгълүмат уку һәм аны кабаттан укып чыгу күңелсез процесс. Мәсәлән, сезгә аэропортта В44 рейсы кирәк, ди. Сез таблога карыйсыз, рейсыгыз турында гади мәгълүматны күрәсез, борыласыз һәм тынычланасыз... Игътибар! Сез бу вакытта рейсыгызның номерын һәм вакытын хәтердә калдырдыгызмы, яисә искә төшерү өчен, сезгә яңадан таблога карарга кирәкме?

Дөрес алым: таблодан читкә борылырга һәм рейс номерын/вакытын искә төшерергә. Әгәр сез аны хәтерлисез икән, димәк бар да яхшы.

3. Яңа белемнәрне элеккегеләре белән бәйләгез

Яңа факт, инде билгеле булган фактлар белән ныграк бәйләнештә булган саен, хәтердә яхшырак сакланачак. Үз белемнәрегезне системалаштырыгыз һәм яңа фактларны инде булган “челтәргә” урнаштырыгыз.

Монда иң яхшы ысулларның берсе – алынган белемгә реаль тормыштан мисаллар китерү. Әгәр сез уңышлы булмаган рифмалар турында яңа нәрсә белсәгез, искә төшерегез: бәлки, сезнең андый рифмалы шигырьләр очратканыгыз булгандыр. Әгәр сез җылылык тапшыру күренеше белән фәнни яктан танышасыз икән, кышкы иртә белән кайнар чәй чынаягының кулларыгызга җылылык тапшыруын күз алдыгызга китерә аласыз.

4. Аңлап төбенә кадәр төшенегез!

Үткән материалны аңлау һәм төшенү кешеләргә аеруча нык булыша. Гарвард бизнес мәктәбе тикшеренүе нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 15 минут эчендә үз эш көне турында уйлана алган Call-үзәк хезмәткәрләренең бу турыда уйланмаган хезмәткәрләргә караганда эффективлыгы 22,8%ка югарырак икән.

Үз тормышыңны аңлау, төшенү мөмкинлеге булганда, кешеләр үткәнне кайтарырга һәм аны нәтиҗәлерәк итәргә тели. Алар тора-бара үзләрен күпкә ышанычлырак тоя һәм үз өсләренә күбрәк җаваплылык алырга әзер. Нәтиҗә буларак, алар укуда һәм эштә зуррак уңышларга ирешә.

Чыганак: http://qwrt.ru

VK фикерләре