II класста уенлы дәрес

Күбәләк
Тарханова Гүзәлия 27 may, 2009 - 08:10

Кече яшьтәге мәктәп балаларының укуга, белем алуга омтылышын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дәрестә мин аларга еш мөрәҗәгать итәм. Ә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, дәреснең аерым этапларында төрле уен элементлары кертергә була. Бу исә укучыга үз белемен күрсәтергә, үзенең сәләтен ачарга булыша. Кунак булып килгән Белмәмеш, Буратино, Кар кызы, Зирәк ябалак кебек әкият геройлары белән очрашу да балаларның активлыгын, кызыксынучанлыгын үстерүгә этәргеч ясый. Кайбер дәресләрне сюжетлы уеннарга нигезләнеп үткәрү – бигрәк тә отышлы чара, һәм ул әйбәт нәтиҗә бирә. Бу мәкаләдә мин шундый дәресләрдән берсенең эчтәлегенә тукталам.

Ул IV чиректә туган тел буенча соңгы дәрес буларак үткәрелә. Аның темасы «Җәйге табигатькә сәяхәт» дип атала. Бу дәрестә мин укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, табигать турында алган белемнәрен тирәнәйтү максатын куям. Дәрескә кроссворд, шигырьләр, табышмаклар, җырлар, әкият геройларының рәсемнәре алдан ук әзерләп куела һәм анда II класс өчен «Туган тел китабы» кулланыла. Дәрес укытучының түбәндәге сүзләре белән башлана:

– Укучылар, без бүген җәйге табигать кочагына сәяхәт ясарбыз. Ләкин бу гадәти сәяхәт түгел. Мин Урман кызыннан телеграмма алдым. (Укучыларга өрәнге яфрагы рәвешендә ясалган телеграмма күрсәтәм) Анда болай диелгән: «Кадерле балалар! Мин беләм: сез җәйне бик яратасыз, аны көтәсез. Ләкин бер бәла килеп чыкты: Җәй кызы югалды. Аны тапмасак, җәйнең соңга калуы ихтимал. Җәй кызын табарга булышсагыз иде, балалар». (Бу телеграмманы бер укучыдан укытырга да була)

Berketelgän faylKüläme
II класста уенлы дәрес [1230]52.5 KB

VK фикерләре