6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Тарханова Гүзәлия 8 сентябрь, 2017 - 19:10
Ресурс турында: 

Төзүче: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Әхмәдулла кызы.

Татар әдәбияты укучыны олы тормышка әзерләү юлында әһәмиятле урын алып тора. Ул, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирү чыганагы булып тора. Әдәбият баланың иҗтимагый аңын, тарихи күзаллауларын үстерә һәм кешелек җәмгыятенең төп кыйммәтен – кешелеклелек (гуманизм) сыйфатларын тәрбияли, кешеләргә шәхес итеп карау, әхлак кагыйдәләрен яшәү нормасы буларак кабул итү принципларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәп укучысы әдәби әсәрләрне бәяли һәм анализлый белергә тиеш, чөнки укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырыша. Әдәбият укыту эшчәнлеге боларның барын да исәпкә алып оештырылырга тиеш.

6 нчы сыйныфлар өчен әдәбият дәреслеге алда санап кителгәннәргә нигезләнеп төзелгән. Моннан тыш, укучыларның татар әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү өчен, уку­чыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләрен үстерү өчен, авторларның иң матур әсәрләре бирелгән.

6 нчы сыйныфлар өчен дәреслек 70 дәрескә исәпләнеп төзелгән. Мәктәп укыту планында каралганча, татар теле укытучыларының методик берләшмәсе утырышы карарына таянып, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгать итеп төзелде. 

VK фикерләре

Фикер өстәү