6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы
Тарханова Гүзәлия 8 сентябрь, 2017 - 10:47
Ресурс турында: 

Төзүче: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Әхмәдулла кызы.

6 нчы сыйныфларда татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә. Татар телен түбәндәге төп принципларга нигезләнеп укыту карала:

- Укучыга индивидуаль якын килү, укучының яшь үзенчәлеген исәпкә алып эшләү.
- Теоретик белемнәрне гамәли күнекмәләр аша ныгыту.
- Белем системалылык, комплекслылык, культурологик.
- Методик принциплар: аралашу, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.
- Тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек һәм дәвамчанлылык принциплары сакланырга тиеш. Рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү, дөрес язу, язганныукып аңлау һәм аңлата белү; теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерү, иҗади эш белән шөгыльләнү эшенә өйрәтү иң мөһим мәсьәләләрдән санала.

Сөйләм телен үстерү өч юнәлештә алып барыла:

- Татар теленең әдәби нормаларын өйрәнү.
- Сүз байлыгын арттыру, һәр сүзнең урынын белеп куллану.
- Әйтергә теләгән фикерне телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белү.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы 140 сәгатькә бүленеп, атнага 4 сәгать исәбеннән төзелде.

VK фикерләре

Фикер өстәү