9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (татар төркеме)

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Тарханова Гүзәлия 3 сентябрь, 2017 - 13:13

Татар әдәбияты укучыны олы тормышка әзерләү юлында әһәмиятле урын алып тора. Ул, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирү чыганагы булып тора. Әдәбият баланың иҗтимагый аңын, тарихи күзаллауларын үстерә һәм кешелек җәмгыятенең төп кыйммәтен – кешелеклелек (гуманизм) сыйфатларын тәрбияли, югары идеалга омтылу, кешеләргә шәхес итеп карау, әхлак кагыйдәләрен яшәү нормасы буларак кабул итү принципларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәптә әдәбият укыту сәнгать белән тормышның бәйлелеге, форма һәм эчтәлекнең бердәмлеге, тарихилык, яңалыкка омтылыш, тарихи-мәдәни белешмәләрне аңлау, әдәбият теориясендәге яңа төшенчәләрне үзләштерү, традицияләрне барлау, үзләштерү һәм саклау өчен тырышу, татар әдәби теленең бай сурәтләү чараларын файдалана алу принципларына нигезләнә. Мәктәп укучысы әдәби әсәрләрне бәяли һәм анализлый белергә тиеш, чөнки укучы әдәби әсәрләр, авторларның фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырыша. Әдәбият укыту эшчәнлеге боларның барын да исәпкә алып оештырылырга тиеш.

9 нчы сыйныфлар өчен әдәбият дәреслеге алда санап кителгәннәргә нигезләнеп төзелгән. Балаларны әсәрләрнең авторлары белән таныштырганда, әдипләрнең портретлары һәм аларның тормышы ту­рында кыскача фактик материаллар, алар турында башка язучы һәм галимнәр фикерләре биреп барыла.

Дәреслек әдәбият укытуга 70 сәгать вакыт исәбеннән төзелгән. Мәктәп укыту планында каралганча, татар теле укытучыларының методик берләшмәсе утырышы карарына таянып, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 34 сәгать итеп төзелде. Өйрәнелә торган материаллар дәреслекнең 1 нче һәм 2 нче кисәгеннән алынды. Минимум исемлегенә кергән әсәрләрнең барысы да алынды.     

VK фикерләре

Фикер өстәү