9 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

9 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
Тарханова Гүзәлия 3 сентябрь, 2017 - 11:06

9 нчы сыйныфларда татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә. Татар телен түбәндәге төп принципларга нигезләнеп укыту карала:

Психологик принциплар: балага индивидуаль якын килү, укучының яшь үзенчәлеген исәпкә алу.
Гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек.
Лингвистик принциплар: системалылык, комплекслылык.
Методик принциплар: аралашу, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.
Татар телен укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, күзәтү, анализлау, системага салу, әңгәмә, язма сөйләм, язганны укып аңлау һәм аңлата белү; теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерү, иҗади эш белән шөгыльләнү эшенә өйрәтү.

Сөйләм телен үстерү өч юнәлештә алып барыла:

Беренче юнәлеш - телебезнең әдәби нормаларын өйрәнү.
Икенче юнәлеш - сүз байлыгын арттырудан, һәр сүзнең урынын белеп куллану.
Өченче юнәлеш - әйтергә теләгән фикерне телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белү.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы 68 сәгатькә бүленеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.

VK фикерләре

Фикер өстәү