5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы (ФГОС)

5 нче сыйныф
Тарханова Гүзәлия 3 октябрь, 2016 - 18:52

Рус балаларына татар телен укытуның төп максаты

Рус балаларына татар телен укытуның төп максаты  -  гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. 

Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә иркен аралаша алырлык билингваль, полилингваль шәхес тәрбияләү.Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү милләтләрнең үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Бурычлары:

-  Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру.

-  Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

-  Дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.

-  Төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү.

-  Татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

-  Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә,  тәрбияви  бурычны  да  үтәү мөһим. 

-  Аңа ирешү өчен, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү.

-  Татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү . 

VK фикерләре

Фикер өстәү