Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен әдәби уку буенча белем бирү программасы

2 нче сыйныф укучылары өчен әдәби уку буенча белем бирү программасы
Тарханова Гүзәлия 26 сентябрь, 2015 - 12:47

2 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы федераль законы, 2013 (2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде).
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013.
3. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус мәктәпрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту” гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.
5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән стандартка ачыклык кертүче үрнәк программа:“Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. Башлангыч гомуми белем мәктәбе, төзүче-авторлары: К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Казан, 2013.
6. “96 нчы гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.

Предметка характеристика

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең нигезендә укучыларның аралашу осталыгын үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш тәрбияләү ята.

Предметның иң әһәмиятле үзенчәлекләре булып, 2 нче сыйныф укучысын аерым сүзләрне, кечкенә күләмле җөмләләрне тыңлап, дөрес тәрҗемә итә белергә; бәйләнешле тестны тыңлап һәм аңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирергә; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белергә өйрәтү тора. Болардан тыш лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, [ә] һәм [э], [к] [къ], [г] [гъ], [в] [w] авазларын ачык ишетү һәм сүзләрне дөрес укып, орфографик хаталарсыз язу күнекмәләре булдыру күздә тотыла. “Татар теле” предметының тагын бер әһәмиятле ягы шунда, ул укучының сурәтләп сөйләргә өйрәнүенә, кечкенә күләмле хикәя төзи белүенә; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белүеә; текстларның эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләргә өйрәнүенә төп игътибарны юнәлтә. Әлбәттә, болар бар да сөйләмнең үсүен тәэмин итә, укучыны аралашуга этәрә. 

VK фикерләре

Фикерләр

Рамиля исемле кулланучы сурәте

Бу прграмма тулысынча тугел ме?Миңа гына күренми инде әллә

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Файлны йөкләп алыгыз. Анда 14 бит.
Әлеге эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгатькә төзелде.

Фикер өстәү