Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркеме 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән белем бирү программасы

4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән белем бирү программасы
Тарханова Гүзәлия 24 сентябрь, 2015 - 21:04

4 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде:

1. “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы федераль Законы. 2013. (2012 елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән 273 нче номерлы Законның үзгәртелгән варианты).
2. Татарстан Республикасы Законы, 2013.
3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәтү, үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы, 2013.
4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту” гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.
5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган стандартка ачыклык кертүче үрнәк программа: “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. Башлангыч гомуми белем мәктәбе. Төзүче авторлар: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, 2013.
6. ”96 нчы гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.

Предметка характеристика

Гомуми белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау,сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап, дөрес тәрҗемә итә белү; бәйләнешле тестны аңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү белән беррәттән, сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 3-4тән ким булмаска тиеш); укылган(тыңлаган) текстның эчтәлеген сөйли белү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш) предметның әһәмиятле якларыннан санала.

Гаилә-көнкүреш һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу һәм тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү; аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп язу предметның төп үзенчәлекләре булып тора.

VK фикерләре

Фикер өстәү