Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 3 нче сыйныф укучылары өчен татар теле буенча эш программасы

Татар теле буенча эш программасы
Тарханова Гүзәлия 18 июнь, 2015 - 11:26

Укыту программасының эчтәлеге

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфларында укучы рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленнән белем бирүнең төп максаты: Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлелек) компетенцияләр булдыру.

Бурычлары:
- укучыларның 1-2нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
- татар телендәге сөйләмне фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;
- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру;
- рус телле укучыларда аралашу осталыгы формалаштыру;
- татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү;
- укучыларныңакыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү;
- балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;
- сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;
- сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен үстерү;
- татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү;
- татар теленә укучыларны җәлеп итү, укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

– укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
– коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
– “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүгә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

– шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
– әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
– әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
– “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”,төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
– иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
– объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
– төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
– тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

– уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
– уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
– билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
– укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
– ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
– дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
– дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
– әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
– парларда һәм күмәк эшли белү;
– мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
– әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
– эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

VK фикерләре

Фикер өстәү