4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы
Тарханова Гүзәлия 8 сентябрь, 2014 - 11:51
Ресурс турында: 

Авторы: Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең 1 нче категорияле укытучысы Латыйпова Гөлнур Гайнетдин кызы.

Игътибар! 2014 елның 22 нче сентябрендә (15:25) Р.З. Хәйдарованың өр-яңа дәреслеге буенча тематик-план яңадан төзелде, беркетелгән файллар яңартылды.

Планлаштыру: План Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, 2013 ел) нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (Күңелле татар теле). Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. 2 кисәктә - Казан: Татармультфильм, 2013.

Әдәби уку дәресләрен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү, телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. гамәли үзләштерелгән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү.
  2. укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү.
  3. татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында беренчел мәгълүмат бирү.
  4. әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укырга һәм уку тизлеге нормаларын үтәргә өйрәтү.
  5. татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру һәм әдәби зәвык тәрбияләү.
  6. әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, гамәлләре һәм гамәл кылырга этәргән сәбәпләрне, геройның эмоциналь һәм әхлакый кичерешләрен аңларга һәм әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү.
  7. халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү
  8. укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү. 

VK фикерләре