4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

Татар теленнән эш программасы
Тарханова Гүзәлия 8 сентябрь, 2014 - 11:37
Ресурс турында: 

Авторы: Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең 1 нче категорияле укытучысы Латыйпова Гөлнур Гайнетдин кызы.

Игътибар! 2014 елның 22 нче сентябрендә (15:15) Р.З. Хәйдарованың өр-яңа дәреслеге буенча тематик-план яңадан төзелде, беркетелгән файллар яңартылды.

Планлаштыру «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар) нигезләнеп төзелде. Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Казан, «Татарстан китап нәшрияты», 2011 ел.

Дәреслек: Күңелле татар теле. 4 класс (беренче һәм икенче кисәк). Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел.

Өстәмә әдәбият: «Ялкын» журналы, «Сабантуй» газетасы.

Укытуның төп максаты:

  • рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак телне аралашу чарасы була­рак үзләштерүне тәэмин итү;
  • көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек игү күнекмәләрен формалаштыру;
  • татар телен дәүләт теле буларак укыту укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы;
  • балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, укучыларның уку эшчәнлеген формалаштыру, гомуми уку күнекмәләрен үстерү;
  • укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

VK фикерләре

Фикерләр

Ландыш исемле кулланучы сурәте

календарь-тематик план дәреслеккә туры килми

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Бик зур рәхмәт, Ландыш. Бу тематик план 2010 елгы программага нигезләнеп төзелгән. Яңасы әле безнең кулда юк. Мөмкин җирләрен тулыландырып төзәтеп куярга кирәк. Әзер планга төзәтмә кертү кыен булмас дип уйлыйм. 
Әгәр дә сезнең төзегән планыгыз булса, зинһар, җибәрегез әле. Укытучылар сорый бит. Сезнең исем белән бастырырбыз.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

2014 елның 22 нче сентябрендә (15:15) тематик план яңа дәреслек буенча үзгәртелеп төзелде.

Фикер өстәү