Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча 3 нче рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча 3 нче рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
Тарханова Гүзәлия 2 сентябрь, 2014 - 16:07
Ресурс турында: 

Авторы: Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең 1 нче категорияле укытучысы Латыйпова Гөлнур Гайнетдин кызы

План буенча контроль эшләр: контроль күчереп язу - 2, сүзлек диктанты - 2, диктант - 2, уку тизлеге - 2

Планлаштыру «Рус телле  балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар) нигезләнеп төзелде. Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Казан, «Татарстан китап нәшрияты»,  2011 ел.                                                                       

Дәреслек: Күңелле татар теле. 3 класс (беренче һәм икенче кисәкләр). Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина.  Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2013 ел.

Өстәмә әдәбият: «Ялкын» журналы, «Сабантуй» газетасы.

Методик кулланма: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 3 нче сыйныф, автор Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина , Г.И. Газизуллина, Казан, «Татармультфильм», 2013                                                            

Дидактик материал: Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова Татар теленнән тестлар һәм кроссвордлар (1-3 сыйныфларда укучы рус балалары өчен), Казан «Хәтер» нәшрияты,  1998 ел. Р.Н. Насыйбуллина «Башлангыч сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле таблицаларда һәм схемаларда», Казан «Гыйлем» нәшрияты, 2008 ел, гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 3 нче сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр, авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Ф.Х. Хәбирова, Яр Чаллы, 2010.

Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

  • Россия Федерациясенең «Мәгариф турында» законы.
  • Татарстан Республикасының «Мәгариф турында» законы.
  • Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2010 ел.
  • «Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку» фәненнән дәүләт стандарты. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүчеләр: К. С.     Фәтхуллова, Р. 3. Хәйдәрова. 2011ел.
  • «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар) нигезләнеп төзелде . Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева,  Казан, «Татарстан китап нәшрияты»,  2011 ел.

VK фикерләре

Фикер өстәү