Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча 3 нче рус төркемнәре өчен әдәби укудан (әдәбияттан) эш программасы

Хәйдәрова Р. З. дәреслекләре буенча 3 нче рус төркемнәре өчен әдәби укудан (әдәбияттан) эш программасы
Тарханова Гүзәлия 2 сентябрь, 2014 - 16:02
Ресурс турында: 

Авторы: Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең 1 нче категорияле укытучысы Латыйпова Гөлнур Гайнетдин кызы

Планлаштыру: План Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, 2013 нче ел) нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. 2 кисәктә - Казан: Татармультфильм, 2013.

Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә., Газизуллина Г.И., Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 3 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Татармультфильм, 2013

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы” Законы (2004 ел, 1 июль);
  2. “2004 -2013 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 окт.);
  3. Россия Федерациясенең 273-ФЗ “Мәгариф турындагы” Законы (29.12.2012 –кабул ителгән; 1.09.2013  -гамәлгә кергән);
  4. Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы” Законы  (1.09.2013);
  5. “Башлангыч, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү турындагы федераль дәүләт стандартлары (17.12.2010); “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, 2013 нче ел) .
  6. Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. 2 кисәктә - Казан: Татармультфильм, 2013.

VK фикерләре

Фикер өстәү