5 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

Укытучы
Тарханова Гүзәлия 1 сентябрь, 2013 - 18:22

Аңлатма язуы

Тематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011) һәм “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (Авторлары: Ф.Ф.Исламов, Ә.М. Закирҗанов) нигезләнеп төзелде. Бу программада текстны уку, сөйләм үстерүгә, сыйныфтан тыш укуга 68 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планы буенча 35 атна, шуңа күрә тематик план 35 сәгатькә исәпләнеп төзелде: текст анализлауга – 26, Б.С.Ү гә – 5, сыйныфтан тыш укуга 4 сәгать исәбеннән төзелде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты программада бирелгән.

VK фикерләре

Фикер өстәү