1 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы
Тарханова Гүзәлия 5 сентябрь, 2012 - 19:04
Ресурс турында: 

Төзүче: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле укытучысы Нуриева Лилия Рашат кызы.

Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, «Урта мәктәп программалары. Дүртьеллык башлангыч мәктәп сыйныфлары»на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

VK фикерләре

Фикер өстәү