1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

Уку дәресләренә эш программасы
Тарханова Гүзәлия 5 сентябрь, 2012 - 19:00
Ресурс турында: 

Төзүче: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Әхмәдулла кызы.

Аңлатма язуы

Тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек - Татар теле (ике кисәктә), Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел. Авторлары: Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.

1 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:
- хәреф таныту, хәреф-аваз системасын өйрәтү, татар алфавитының үзенчәлекләренә төшендерү;
- укучыларда татарча белем алуга уңай караш, омтылыш тәрбияләү;
- татар милләтенә һәм теленә хөрмәт тәрбияләү;
- сөйләм һәм аралашу культурасын үстерү.

VK фикерләре