4 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

Эш программасы
Тарханова Гүзәлия 3 сентябрь, 2012 - 11:24

Тематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “ Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә ( 2009 ел, авторы: Р.Х.Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада текстны уку, сөйләм үстерүгә, сыйныфтан тыш укуга 64 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планы буенча 35 атна, шуңа күрә тематик план текст анализлауга – 52, Б.С.Ү гә – 12, сыйныфтан тыш укуга 6 сәгать исәбеннән төзелде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты планлаштырылды.

4 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:

- укучыларда ана телен өйрәнүгә омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү;
- сөйләм һәм аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру;
- план төзеп сөйләү, сораулар бирә белү, рәсем буенча хикәя төзү.

VK фикерләре

Фикер өстәү