2 нче сыйныфларының рус төркемнәре өчен татар теле һәм уку дәресләренә төзелгән эш программасы (яңа дәреслек буенча)

Укытучы
Тарханова Гүзәлия 31 август, 2013 - 14:34
Ресурс турында: 

Сайтта 96 нчы гимназиянең югары квалификацияле укытучысы Нуриева Лилия Рашат кызының 2 нче рус төркемнәре өчен татар теле һәм укудан эш планнарын тәкъдим итәм. Ул планнарын бик төпле итеп төзи, укытучылар канәгать калырлар дип уйлыйм.

Искесе гамәлдән чыгарылды!!! 2013 елның 31 нче августына (15:34) кадәр алган булсагыз кулланмагыз.

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1-11 сыйныфлар, төзүче авторлары К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова) нигезләнеп язылды, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Дәреслек 2 кисәктән тора. Татар теле һәм әдәби уку дәресләре 1-2 нче кисәкләрдә урнашкан. Авторы: К.С. Фәтхуллова – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел.

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

3. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Яңа стандартлар (ФГОС) турындагы документлары.

VK фикерләре

Фикерләр

Динә исемле кулланучы сурәте

бик эйбэт.

Фикер өстәү