8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбият буенча эш программасы

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбият буенча эш программасы
Тарханова Гүзәлия 21 сентябрь, 2011 - 18:43

Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

Дәреслек: Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары - З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. Бу программа һәм дәреслектә әдәбият укыту 2 сәгать исәбеннән төзелгән, ә мәктәпнең укыту планы буенча 1 сәг., шунлыктан дәреслектәге материалларның барысын да саклаган хәлдә, аларны анализлау өчен бирелгән вакыт 1 сәгатькә кыскартылды. Теләгән очракта башка укытучылар шушы ук 1 сәгатьлек тематик планны арттыра алалар.

Аңлатма язуы

Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:

  • татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм әсәрләрен өйрәнү;
  • иң матур әсәрләргә таянып, рухи байлык дәрәҗәсен үстерү;
  • укучыда кызыксыну ана теле белән кызыксыну хисен уяту, белем алуга омтылыш уяту, укучының иҗади сәләтен үстерү.

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлли исемле кулланучы сурәте

Бик зур рәхмәт, Гүзәлия апа. Бу кадәр эшкә ничек кенә өлгерәсез?!
Сайтыгыз да искиткеч, үзегез дә .

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт. Чынлап та, эш бик күп, планнарым зурдан, ләкин барысына да өлгереп булмый. Сезгә дә уңышлар теләп калам.