1 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

1 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы
Тарханова Гүзәлия 31 август, 2011 - 09:28

Тематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм Әлифба (Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел, авторлары: Р. Г. Вәлитова, С. Г. Вагыйзов), “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2010 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада “Әлифба” чорына (Хәрефләр өйрәнәбез) каралган 16 сәгать урынына 26 сәгать бирелде. Телне начар белүчеләр булырга мөмкинлеге исәпкә алынып, сөйләшү тематикасы арттырылды. Уку һәм сөйләм үстерү дәресләре программада каралган темаларга таянып төзелде. Уку дәреслеге иске булган очракта укытучы бу темаларны алыштыра ала.

1 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:
- хәреф таныту, хәреф-аваз системасын өйрәтү, татар алфавитының үзенчәлекләренә төшендерү;
Искәрмә: элеккеге еллар тәҗрибәсе күрсәткнчә, балалар, нигездә, хәрефләрне танырга, укырга өйрәнеп киләләр, шуңа күрә әлифба чорында берничә хәрефне берьюлы өйрәнеп китү каралды.
- укучыларда татарча белем алуга уңай караш, омтылыш тәрбияләү;
- татар милләтенә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү;
- сөйләм һәм аралашу культурасын үстерү.

VK фикерләре

Фикер өстәү