2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы
Тарханова Гүзәлия 28 август, 2011 - 18:58

Тематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм кабул ителгән “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә, 2008 ел (авторы: Р.Х. Ягъфәрова) һәм “Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) нигезләнеп төзелде. Бу программада һәм дәреслектә укуга 68 сәгать каралган. Текст өйрәнүгә, анализлауга, Б.С.Ү гә, бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш кертелмәде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты планлаштырылды.

2 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:
- укучыларда ана телен өйрәнүгә омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү;
- сөйләм һәм аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру.

VK фикерләре