3 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы

3 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы
Тарханова Гүзәлия 27 август, 2011 - 12:00

Тематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2009 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада текстны уку, сөйләм үстерүгә, сыйныфтан тыш укуга 64 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планы буенча 34 атна, шуңа күрә тематик план текст анализлауга - 52, Б.С.Ү гә - 12, сыйныфтан тыш укуга 4 сәгать исәбеннән төзелде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты планлаштырылды.

3 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:
- укучыларда ана телен өйрәнүгә омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү;
- сөйләм һәм аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру;
- план төзеп сөйләү, сораулар бирә белү, рәсем буенча хикәя төзү.

VK фикерләре

Фикер өстәү