7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан эш программасы

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан эш программасы
Тарханова Гүзәлия 4 сентябрь, 2010 - 17:31

Дәүләт программасы 7 нче сыйныфлар өчен елына 68 сәг.- кә төзелгән, ләкин мәктәпнең укыту планы буенча елына 34 сәг. каралган булганга күрә, эш планы да шул норманы истә тотып төзелде. Программа буенча өйрәнелергә тиешле темалар сакланган хәлдә, аларга бирелгән вакытны яртылаш кыскартып төзергә туры килде. Шул исәптән Б.С.Ү., Д.Т.У. өйрәнү сәг. дә яртылаш кыскартылды. VII сыйныф өчен әзерләнгән календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, әдәбият курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:
1. Татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү.
2. Иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү.
3. Укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Эш программаларыгыз бик яхшы төзелгән, Гүзәлия апа. Бер артык мәгълүмат юк. Барысы  да бик төгәл, җыйнак һәм урынлы. Әлеге программадан файдаланган укытучылар Сезгә бик рәхмәтле булыр, биредә үз фикерләрен язып калдырырга иренмәсләр дип өметләнәм.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, Гөлназ.