8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбият буенча эш программасы

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбият буенча эш программасы
Тарханова Гүзәлия 21 sentyabr', 2011 - 18:43

Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

Дәреслек: Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары - З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. Бу программа һәм дәреслектә әдәбият укыту 2 сәгать исәбеннән төзелгән, ә мәктәпнең укыту планы буенча 1 сәг., шунлыктан дәреслектәге материалларның барысын да саклаган хәлдә, аларны анализлау өчен бирелгән вакыт 1 сәгатькә кыскартылды. Теләгән очракта башка укытучылар шушы ук 1 сәгатьлек тематик планны арттыра алалар.

Аңлатма язуы

Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:

  • татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм әсәрләрен өйрәнү;
  • иң матур әсәрләргә таянып, рухи байлык дәрәҗәсен үстерү;
  • укучыда кызыксыну ана теле белән кызыксыну хисен уяту, белем алуга омтылыш уяту, укучының иҗади сәләтен үстерү.

VK фикерләре