- Татарча
- Tatarça
Игътибар! Татар төркемнәренең 6 нчы сыйныфы өчен яңа әдәбият дәреслеге һәм аңа туры килә торган укыту программасы чыкты. Программа 70 сәгатькә исәпләнгән, сайтка аны да урнаштырам һәм атнасына 1 генә сәгать әдәбият укытыла торган мәктәпләр өчен кыскартылган (35 сәгать) вариантын да куям. Төп программадан чыгып, укытучы үзе теләгәнчә дә кыскарта ала. Искәрмә: мин дәреслек авторы белән сөйләштем һәм шул сөйләшүдән чыгып, үземчә кыскарттым.
Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа» (Төзүче-авторлар: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина), 6 нчы сыйныф өчен Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф ‒ Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары
Программада ятлау өчен әсәрләр тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында, әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә ачык фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 118.5 КБ |
![]() | 156 КБ |
Гүзәлия, исәнмесез! 6 нчы сыйныф өчен планлаштырылган эш программагыз бик тә отышлы булган. 5, 7 нче сыйныфларга төзүдә дә булыша алмассыз микән?
Гүзәлия ханым, исәнмесез! 5 нче сыйныф өчен эш программасы сездә юкмы?
Гүзәлия исәнмесез! 6 нчы сыйныф өчен планлаштырылган эш программагыз бик тә шәп иде. Рәхмәтегез!
Җиденче сыйныфка да җибәрәлмәс идегезме? Төзүчу авторлар: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина.
Исәнмесез, Гүзәлия ханым! Куйган эш программаларыгыз өчен бик зур рәхмәт. 7 нче сыйныфның рус төркеменә яңа программа буенча эшләнгән эш программасы белән дә ярдәм итә алмассызмы икән?
Хәерле кич!Эшләрегез бик әйбәт.Афәрин! 6 нчы сыйныфлар өчен елга 2 сәг.исәбеннән төзелгән эш программасының календарь-таматик планы да булмасмы икән?Зур Рәхмәт.