Татар төркемнәренең 6 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Татар төркемнәренең 6 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Тарханова Гүзәлия 8 сентябрь, 2014 - 13:12
Ресурс турында: 

Игътибар! Татар төркемнәренең 6 нчы сыйныфы өчен яңа әдәбият дәреслеге һәм аңа туры килә торган укыту программасы чыкты. Программа 70 сәгатькә исәпләнгән, сайтка аны да урнаштырам һәм атнасына 1 генә сәгать әдәбият укытыла торган мәктәпләр өчен кыскартылган (35 сәгать) вариантын да куям. Төп программадан чыгып, укытучы үзе теләгәнчә дә кыскарта ала. Искәрмә: мин дәреслек авторы белән сөйләштем һәм шул сөйләшүдән чыгып, үземчә кыскарттым.

Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа» (Төзүче-авторлар: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина), 6 нчы сыйныф өчен Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф ‒ Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
  2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм ал арның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.
  4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.
  5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.
  6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләрен үстерү.
  7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
  • татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;
  • сүз басымын дөрес куя белү;
  • логик басымны дөрес куя белү;
  • җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;
  • тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ. б.

Программада ятлау өчен әсәрләр тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында, әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә ачык фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш.

VK фикерләре

Фикерләр

Хәлидә исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия, исәнмесез! 6 нчы сыйныф өчен планлаштырылган эш программагыз бик тә отышлы булган. 5, 7 нче сыйныфларга төзүдә дә булыша алмассыз микән?

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

5-7 сыйныфлар өчен методик ярдәмлек чыкты. Шунда әзер программалар бар. Үзем 7 нче сыйныфка икенче елга күчәм.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Методик әсбап

Гөлия исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия ханым, исәнмесез! 5 нче сыйныф өчен эш программасы сездә юкмы?

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез! Бишләрдә укытмыйм шул.

Кильдеева Зәйнәб исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия исәнмесез! 6 нчы сыйныф өчен планлаштырылган эш программагыз бик тә шәп иде. Рәхмәтегез!
Җиденче сыйныфка да җибәрәлмәс идегезме? Төзүчу авторлар: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез, Зәйнәб! 
Планнарны почтагызга җибәрәм.

Эльмира Ильгизовна исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез, Гүзәлия ханым! Куйган эш программаларыгыз өчен бик зур рәхмәт. 7 нче сыйныфның рус төркеменә яңа программа буенча эшләнгән эш программасы белән дә ярдәм итә алмассызмы икән?

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

7 нче класста эшләмим. Укытучылар язалар бугай инде. Табарга тырышырмын, ләкин вәгъдә итмим.

Лилия Фанисовна исемле кулланучы сурәте

Хәерле кич!Эшләрегез бик әйбәт.Афәрин! 6 нчы сыйныфлар өчен елга 2 сәг.исәбеннән төзелгән эш программасының календарь-таматик планы да булмасмы икән?Зур Рәхмәт.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Бездә күптәннән 35 сәгать кенә укытыла. 70 сәг. планым юк. Үзегез программага карап, киңәйтеп төзи аласыз. Ул авыр түгел.

Фикер өстәү