3 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теле һәм әдәби укудан ФГОСка туры китереп төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәби укудан ФГОСка туры китереп төзелгән эш программалары
Тарханова Гүзәлия 18 июнь, 2015 - 12:09

Хөрмәтле коллегалар!

3 нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теле һәм әдәби укудан ФГОСка туры китереп төзелгән эш программаларын урнаштырам. Безнең мәктәп методисты тәкъдим иткән бу вариант яхшы булса да, төзү өчен катлаулы. Бу программада регулятив, коммуникатив һәм танып-белүне аерым төзергә куштылар, шулай яхшы була, барысы да күренеп тора, янәсе. Үзе эшләмәгән кеше моның ни икәнен беләмени! Аларны бер графага берләштереп куеп була. Предметара бәйләнеш дигән кирәкмәгән графа керттерделәр (метапредмет белән бутамагыз), элек аның урынында “Контроль төре” графасы иде. Аларын алыштырып кую кыен түгел. Калган бар ягы да яхшы, ягъни Рособрнадзор теләгәнчә. Иҗади эшләүче укытучыларга графаларны берләштерүнең кыенлыгы юк, теләгән очракта шушы киңәйтелгән вариантны калдырырга була. Монысы катлаулы булса да, әйбәтрәк. Уңышлар телим.

Р.S. Мәскәү укытучылары безнең кебек интекми, алар әзер материалдан файдалана. Бездә йөз кеше йөз төрле мөгез чыгарып утыра. Нишлисең инде, мин эшләп карадым, ни икәнен беләм. Ичмасам, сез интекмәгез, файдалана алсагыз, рәхәтен күрегез!

VK фикерләре

Фикерләр

Алсу исемле кулланучы сурәте

эш программалары кирэк

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте